Ире – махсус хәрби операциядә, балалары – әбиләре янында: 24 яшьлек хатын 9 айлык улын үтергән

-- Лейла

8 августта Россия Тикшерү комитетының Волгоград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе 9 айлык сабыйның үлүе турында хәбәр иткән. Бу хакта “Высота 102” мәгълүмат агентлыгы яза.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, бер ана 3 августта нәни улын фатирда ялгызы гына калдырып киткән. Ачлыктан үлгән сабыйның мәетен 7 августта әбисе тапкан. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Волгоград шәһәренең Красноармейск районында хәсрәт ананың эзенә төшкән.

Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте 9 айлык улын үтерүдә шикләнелүче 24 яшьлек хатын-кыздан сорау алу вакытында төшерелгән видеоязманы дөньяга чыгарган. Күп балалы ана тикшерү органнары хезмәткәрләре үткәргән сорау алу барышында баласын белә торып үтерүен таныган.

– Ял итәргә киттем, – ди тоткарланган хатын видеода. – Соңга тапкыр ашаттым да киттем.
– Ни өчен баланы ялгызын калдырып киттегез? – дип сорый тикшерүче аңардан.
– Үтерү өчен, – ди ачыктан-ачык хатын-кыз.
– Кемне үтерү өчен? – дип кабат сорый тикшерүче.
– Баланы, – дип җавап бирә вәхши ана.

Хатын-кызга карата “Бала үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Тоткарланган Елена А. (исеме үзгәртелгән) Автомагистраль урамында 9 айлык улы белән яшәгән. Шул ук вакытта тагын 2 баласы – кыз белән малай әбисе янында булган. Ире хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти.

Ватаным Татарстан

Бәйле