Кама елгасында 12 яшьлек үсмер сыйныфташлары каршында суга батып үлгән

Түбән Кама прокуратурасы 2011 елда туган үсмернең Кама елгасында суга батып үлүе сәбәпле тикшерү оештырган.

Фаҗига кичә көндез Түбән Кама шәһәрендәге “Вишневый Сад” ял базасыннан 2 чакрым ераклыкта килеп чыккан. Малай үзенең ике сыйныфташы белән су коенырга барган. Бу урын коену өчен махсус җиһазланылмаган булган. Бирегә Түбән Кама прокуроры вазыйфаларын башкаручы Руслан Миңнебаев килгән.

Прокуратура балигъ булмаганнарның күзәтүчесез калуын кисәтү турында закон таләпләре үтәлешен тикшерәчәк, шулай ук җирле үзидарә органнарының судагы иминлекне тәэмин итү эшенә хокукый яктан бәя бирәчәк.

Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә эшләү буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, тикшерү йомгаклары буенча прокуратура тиешле чаралар күрәчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119765/

Бәйле