Мобилизациянең икенче дулкыны булачакмы?

Дәүләт думасында бу хәлгә ачыклык керттеләр.

Дәүләт думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов яңа мобилизация булуы көтелми, дип белдерде. Ул мобилизациядән качу өчен җинаять җаваплылыгы турындагы закон проектына комментарий бирде, аны бу көздә Дәүләт думасына кертү планлаштырыла.

«Бу бер-берсе белән берничек тә бәйле түгел. Эш шунда ки, без бу закон проектын узган көздә, өлешчә мобилизация вакытында әзерләдек. Ләкин озак вакыт әңгәмәләр барды, һәм бу көннәрдә генә Хөкүмәт комиссиясе аны хуплады, — дип сөйләде Андрей Картаполов.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2023-08-06/mobilizatsiyane-ikenche-dulkyny-bulachakmy-3374434

Бәйле