Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Сез мине үлемнән алып калган кеше»

Бу көннәрдә Г.Камал исемендәге театр бинасында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның 35нче сезон концертлары гөрли. Тамашачы буларак эстрада йолдызларын, җырчының шәкертләрен дә концертларда күрергә мөмкин. 

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова да Салаватның концертына барып, бик сәер бүләк биреп кайткан.

– Салават Зәкиевич, рәхмәт булганыгыз өчен! Безне куандырып, безгә үрнәк булып торганыгыз өчен рәхмәт! Салават Зәкиевич – минем укытучым. Алай гына да түгел, моннан күп еллар элек Салават Зәкиевич мине үлемнән алып калган иде, мин аңа соңгы сулышыма кадәр рәхмәтле булачакмын. Ул вакытта акча ягы бик авыр иде, хәзер әкрен генә тернәкләнеп киләм бугай инде, — дип остазына чәчәк бәйләме сузды Илсөя. Моның белән генә калмыйча, тагын бер тонна фураж алып килүен әйткәннән соң, Салават та шаккатты, зал да гөрләп алды.

Ә Салават исә рәхмәтен җиткерде һәм:

–  Илсөя беркемне кабатламый. Аны кабатлыйлар. Едриткудрит!», – диде.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119759/

Бәйле