Эсседән интекмә! Кызу көннәрдә арымас өчен КИҢӘШләр

Җәйнең соңгы ае үзенекән итә! Кешеләр кызынып, су кереп өлгерсен, ди бугай. Әмма мондый һава торышы күпләрне алҗыта да бит. Эсседә арымас өчен киңәшләр тупладык.

1. Эсседә организмга бик күп су кирәк, моны һәркем белә. Шуңа күрә су балансын даими саклап торырга кирәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кешегә көненә бер килограммга 30 миллилитр су эчәргә киңәш итә. Димәк, мәсәлән, йөз килограммлы ир-ат өч литр су эчәргә тиеш дигән сүз. Каһвә, чәй, морс, сок түгел! Чиста су.

2. Кысып тормаган, сулый торган тукымалардан (мамык ,ефәк, батист, җитен) ясалган киемнәр киенергә киңәш итәләр. Синтетика һава әйләнешенә комачаулый һәм җылылыкны саклый торган була. Мондый кызуларда урамга баш киеменнән башка чыгарга ярамый!

3. Эссе вакытта туклануга да игътибар итәргә кирәк. Әйтик, җиләк-җимеш белән дус булсак та, аларны иртәнге якта ашау кулайрак, диләр. Әфлисун, кавын, виноград, груша һәм башка җиләк-җимешләр булырга тиеш рационда. Әче җимешләр — крыжовник, карлыганга өстенлек бирү сорала. Майлы балык яки итне парда пешкәненә алыштырырга тәкъдим итәләр. Ашкайнату өчен авыр саналган ризыкларга «юк» дияргә кирәк.
Сөт продуктларына сак карау зарур. Хәмер турында бөтенләй онытасы.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119782/

Бәйле