Лилия Хәмитова ире Винарис Илъегет турында: «Аның «тормоз» булганына мин гаепле түгел»

12 август көнне туйларын уздырачак Винарис Илъегет һәм Лилия Хәмитова Пермь краена кунакка кайтканнар. Биредә Винарис туган Куян (Кояново) авылы көне узган. Җырлы гаиләне авылдашлар бик җылы каршы алган. Лилия Хәмитова авылдашларга Винарис өчен кайгырып тормаска, алга таба да ким-хур булмаска ант итте.

«Кайгырмагыз, Винарис бик яхшы кулларга эләгә. Аның «тормоз» булганына мин гаепле түгел. Махира апа исән булганда тәкъдим ясаган булса, әтисе дә, әнисе дә күрер иде. Алай да, соң булса да уң булсын. Без хәзер тузынып йөреп, әйткәләшергә-кычкырышырга бала-чагалар түгел, акыл утырган. Өйләнешү бер, әле яшәп тә күрсәтергә кирәк. Ким-хур булмабыз, ант итәбез», –  дип әйткән Лилия.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119804/

Бәйле