«Җырлаганда авызыннан протезы чыгып очты!..»

Зәкиеч кеше көлдерә белә инде!

Салават Фәтхетдинов концертларында ни генә булмаган икән әй! Бу көннәрдә барган 35нче сезон концертларында бу мәлләр тагын да яңара.

«Бер мужик өченче рәтләрдә утыра. Шундый гади кеше була бит менә. Минем концерттагы бөтен җырны җырлап утыра. Мин карап, укып җырлыйм, теге яттан белә җырларны. Күзләр очрашты инде, бер-беребезне аңлаштык.

«Син — иң шәп тамашачы. Син иң актив. «Урсал тау»ны кычкыр», – дим. Беренче куплетында, җир селкетерлек итеп, «һэ-э-эй», ди. «Молодец», дим. Икенче куплетында тагын да ныграк кычкыра. Мин тагын да котыртам тегене. Өченче куплетында артыграк тырыштык, ахры. «Һэээй» дип тә җибәрде, авызыннан протезы чыгып та очты. Бу арттагыларга күренми. Моны мин күрәм дә, шул мужик үзе белә. Альфред күргән, ул уйнаудан туктады. Иң кызыгы: очып барган протезны, ул бит тиз оча, «шап» итеп тотып алды да…, – дип, Салават теге ирнең авызына протезын ничек кире тыкканып күрсәткән. – Һәм тагын җырлый башлады», — дип сөйләгән Салават сәхнәдән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-08-10/yrlaganda-avyzynnan-protezy-chygyp-ochty-3380832

Бәйле