41 яшьлек хатын ахирәтенең улына кияүгә чыккан: егеткә – нибары 16

Индонезиядә бай гына бер эшмәкәр ханым 41 яшендә кияүгә чыгасы иткән. Ул үзенең гомерлек яры итеп ахирәтнең 16 яшьлек улын сайлаган.

Бу гаҗәеп хәл турында Daily Mirror басмасы язып чыккан.
Шунысы кызык: үсмернең әнисе үзе үк улын бик якын ахирәтенә өйләнергә күндергән. Бәгырь җимешенең үзеннән 25 яшькә олырак кәләшне бай булганы өчен генә сайлавын катгый төстә кире каккан ул.

Ләкин барысы да шулай көйле генә барган бер мәлдә, бу хәлгә Балаларны яклау комиссиясе игътибар иткән. Егеткә 18 яшь тулмаганлыктан, җирле законнар буенча өйләнә алмый. Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә. Тикшерү тәмамланганчы, кияү белән кәләш аерым бүлмәләрдә йокларга тиеш булачак.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119838/

Бәйле