Татарстанда 28 яшьлек ир-ат, тәм-том белән сыйлап, үсмерләрне мыскыл иткән

Әлмәттә бер ир-ат, акча биреп, үсмерләрне бозыклыкка этәргән: башта ул аларны тәм-том белән сыйлаган. Бу хакта «Әлмәт яңалыклары» сайты хәбәр итә.

Әлмәттә 28 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Ул үсмерләргә карата әхлаксыз гамәлләр кылуда гаепләнелә. “Новости Альметьевска” хәбәрчесенә Эчке эшләр министрлыгыннан белдерелгәнчә, аны үзенең торагында тоткарлаганнар. Ир үз корбаннарын фатирында “мәхәббәткә өйрәткән” булса кирәк.
Ир-ат балалар белән танышуны тәм-томнар белән сыйлаудан башлаган. Шуннан, бергәләшеп, компьютер уеннарына тартып керткән, фильмнар карау оештырган. Ахырдан, акча биреп, җенси якынлыкка этәргән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/119850/

Бәйле