18 килолы карбыз үстергән Марат Әсфәндияров: «Үзе зур, үзе тәмле булды»

Алексеевск районының Зур Тигәнәле авылында яшәүче Марат Әсфәндияров үз бакчасында 18 кг лы карбыз үстергән.

– Үзе зур, үзе тәмле булды. Балалар белән бергә сөенеп ашадык, – диде ул.
Аның теплицасында кавын-карбызлар мулдан була икән. Без килгәндә зур гына торпеда кавыны да өлгереп килә иде. Алардан тыш, кара бөрлегән, виноград үстерә. Быел помидор, кызыл борчылары да уңган.

Оста бакчачы турындагы язманы тиздән язачакбыз, бездән аерылмагыз.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/120252/

Бәйле