«Сиңа нәрсәгә кирәк?», — димәгез…

Ниһаять, Гөлназ Асаевага пластик операция ясау көне билгеле булган.

Бу хакта ул социаль челтәрләрдә белдергән.

«Миңа  26 август көнне 80 процент ихтималлык белән  пластик операция ясаячаклар. Бу хакта хирургым әйтте. Ул операция миңа бик кирәк. «Сиңа нәрсәгә? Барысы да әйбәт бит», – димәгез.

Ышаныгыз: әлегә барысы да нормаль түгел. Алла бирса, барысы да нормально булачак. Мине операциягә алырлар, дип өметләнәм», – дип сөйли җырчы.

Кайсы җиренә операция булачагын җырчы әлегә әйтми. Бу операция бер тапкыр кичектерелгән иде инде. Гөлназ «анализлар әйбәт түгел», — дип, борчылуын белдергән иде.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-08-16/si-a-n-rs-g-kir-k-dim-gez-3390006

Бәйле