«Иренең сөяркәләрен кыйный»

«Хатын-кыз — гаилә тоткасы» дигән төшенчәне кайберәүләр дөрес аңламый кебек…

«Хыянәт темасы һәрвакыт актуаль инде ул. Элек тә гулять иткәннәр, әле дә күп андыйлар. Ир-егетнең «натурасы шундый» диләр инде. Тик андый хатын-кызлар да җитәрлек бит. Минем бер танышымның ире гомер буе гулять итә. Хатыны, шул сөяркәләренә барып, сугыша. Мин белгәне генә 3-4 шундый очрак булды инде.

Ул ирнең нәрсәсенә карыйдыр хатыннар? Бер хатынын кыйнап җибәреп тора, икенчесе килеп чыга. Ике балалары үсеп килә. Тормышлары да җитеш кебек инде. Һәм иң кызыгы, бу хатын моны хәзер гадәти хәл итеп кабул итә! Имеш, бөтен ирләр дә йөри! Аны тыңлап торсаң, шаккатмалы. Телефонның, Интернетның әллә нинди функциялерен белә. Шуның аркасында ирен дә «тота» ул.

Аның өчен иренең бөтен хатыннары гаепле. Ә менә ире әйбәт. Аны мактап кына тора инде ул. Әллә мин ялгышаммы? Әллә замана үзгәрдеме?» дип язган бер апа социаль челтәрләрдә.

Бу хатны укыгач, көләсе дә килде, елыйсы да… Төп гаеп хатында да кебек. Сез ничек уйлыйсыз?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-08-16/irene-s-yark-l-ren-kyynyy-3390801

Бәйле