Карбыз сайлыйбыз

Нинди үзенчәлекләргә игътибар итәргә?

Буй-буй сызыклары ачык беленеп торсын.

Суккач, яңгыравык тавыш ишетелергә тиеш. Тонык аваз өлгермәгән карбыз турында сөили.

Сабагы кипкән булсын, димәк, аны өлгергәч кенә өзгәннәр.

Бер ягында саргылт табы булса яхшы, гадәттә, җирдә яткан урыны шулай саргая. Иң яхшысы — 9-10 килолы карбыз сайлау.

Сатучы кисеп күрсәтергә теләсә, ризалашмагыз. Мондый карбыз тиз бозыла, бу санитар кагыйдәләргә дә туры килми. Юл буенда сатучылардан алмагыз.

Эче шәмәхәрәк, я ачык кызыл, җепселләре сары төстә булса, карбызда нитрат күләме тиешеннән артык дигән шик бар. Андый карбызны алмавыгыз, ашамавыгыз хәерлерәк.

Нитратлы карбыз ашап агулансагыз, күбрәк су эчегез. Мондый вакытта күңел болгана, эч китә, баш авырта. Активлаштырылган күмер ярдәм итмәскә мөмкин.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-08-15/karbyz-saylyybyz-3389480

Бәйле