- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Җырчы Марат Яруллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә дусларына кызыклы сорау биргән.
«Мин үзем турында еш кына «тупас» һәм «пафослы» дигән сүзләрне ишетәм. Ә чынлыкта мин бик йомшак һәм «пушистый» . Ә сез минем турында ничек уйлыйсыз?» – дип сораган Марат.
«Йолдыз булып тугансың инде, шул гына»; «Шуңа өстәп, оятсыз да әле син!»; «Илмирага ярасаң, бездән нигә сорап торасың?» – дип язганнар аңа.
Маратның концертында булучылар аның холкы турында бөтенләй икенче фикерне әйткән.
«Карап торышка, чынлап та, син пафослы, горур. Ләкин концертларыңда шуңа игътибар иттем: син бик арыган булсаң да, һәрбер кеше белән исәнләшәсең, хәлләрен сорыйсың, фотога төшәсең, уңышлар телисең. Бу бик күп нәрсә турында сөйли. Берәүләр булса, качып кайтып китәр иде, арыдым, дип. Тамашачылар өчен бу бик мөһим бит. Гел шундый ягымлы булып кал, Марат»;
«Концертыгызда булдым. Мөмкинлекләре чикле балага ничек итеп видеосәлам җибәргәнегезне күрдем. Сез – бик җылы кеше. Юк, сез бик яхшы күңелле, игелекле», – дигәннәр.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-08-21/marat-tupas-ta-dorfa-da-t-gel-3395586