Быел «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале парадын Илсөя Бәдретдинова җитәкләячәк

Республика көне уңаеннан уза торган 30 августта «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале парадын Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова җитәкләячәк. Бу хакта оештыручыларның журналистлар белән очрашу вакытында билгеле булды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренә караганда, җырчының төркемендә дә оста, виртуоз музыкантлар бар. Шуңа да Илсөя Бәдретдинованы сайлау очраклы түгел.

Исегездә булса ике ел гармунчылар парадын Фирдүс Тямаев җитәкләгән иде.

Билгеле булганча, гармунчылар, иҗат коллективлары бу көнне Бауман урамы буйлап Кремль яр буена кадәр узачак. Парад 14.00 сәгатьтә башлана.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/120798/

Бәйле