Кеше ирен ярату гөнаһмы?..

«Без кечкенәдән аның белән качып-посып очрашып йөрдек».

«Мине бер сорау борчый. Бәлки, сез бу сорауга җавап бирерсез. Әйтегез әле, ярату – гөнаһмы ул? Кешегә гашыйк булып, аны яратып яшәү начар гамәлме?

Ләйсән белән бергә үстек, бер сыйныфта укыдык. Әниләр дә дуслар булып аралашып яшәде. Ләйсәннең бездән ике яшькә кечерәк бертуган энесе бар. Исемен Ленар дип әйтик. Кайвакыт ул да безнең белән урамга чыга, клубларга йөри иде. Безнең арадагы мәхәббәт хисләре үсмер чорда кабынды бугай. Ләкин бу хакта һичкем белмәде, сиздермәдек. Гомер буе кешедән качып очраштык. Ни өчен икәнен үзем дә белмим. Бәлки, әниләрдән курыкканбыздыр, бәлки, Ләйсәннән… Ни дисәң дә, ул Ләйсәнгә генә түгел, миңа да энем кебек иде.

Бервакыт әниләре Ленарны бер кыз белән таныштырды. Ул чакта аңа 18 яшьләр булгандыр. Әти-әни сүзеннән чыкмый торган егет теге кыз белән очраша башлады. Аның аркасында без хәтта сөйләшмичә йөрдек. Ленарга үпкәм зур иде. Мин дә бер егет белән таныштым. Тик йөрәгем Ленарны сагынып елады. Егетем белән озак очраша алмадык, араларны өздек. Ә Ленар теге кызга өйләнде, кызлары туды…

Гаилә дуслары булгач, Ленарның әниләре бәйрәмнәргә безне дә чакыра. Гадәттә, әни үзе генә бара иде, ә бервакыт мин дә аңа ияреп барырга булдым. Һәм шунда без Ленар белән күрештек. Күрештек тә мәхәббәтебез кабат уянды. Беренче мәхәббәт. Ул хисләр беркая да китмәгән, бары күңелнең бер почмагында сакланган булган икән.

Ленар белән очраша башладык. Теге вакыттагы кебек кешедән качып-посып. Әмма бу юлы күңелдә бөтенләй башка курку. Без инде 30 яшькә якынлашып киләбез. Ленар гаиләсен ташлап китмәячәк. Мин дә баласының ятим үсүен теләмим. Шул ук вакытта тормышымны аннан башка күз алдына китерә алмыйм. Ул да, мин дә бер-беребезне үлеп яратабыз. Никләр генә теге чакта кавышмадык икән?

Инде безгә нишләргә? Гомерем Ленарны яратып, аның белән очрашуларга тилмереп яшәп, ялгызлыкта узармы? Минем дә парлы буласым, бала табып, тулы гаиләдә яшисем килә», — дип язган бер кыз социаль челтәрләрдә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-08-23/keshe-iren-yaratu-g-na-my-3399414

Бәйле