«Ирем гаражга гына чыгып киткән иде…»

«Биш елдан урамда очраттым…»

«Ирем белән 9 ел бергә яшәдек, бер ул үстердек. Ул үзе заводта баш инженер булып эшләде. Акчабыз җитәрлек иде.
Идеаль гаилә булдык дип әйтә алмыйм, әмма мондый акылсыз адым ясарлык бер сәбәп тә юк иде. Аңа һәрвакыт яхшы хатын булырга тырыштым…

Бу хәл көз көне булды. Ирем, гаражга барып киләм әле, дип, өйдән чыгып китте. Ярты сәгать узгач, борчыла башладым. Гаражга барсам, ишеге бикле. Телефонына шалтыратам, алмый. Дусларына шалтыраттым, беркем берни белми. Ул чакта башыма әллә нинди куркыныч уйлар килде. Кире өйгә кайттым.

Иремне шәһәр буйлап эзләргә булдым. Киемне алмаштырыйм дип шкафны ачып җибәрсәм, иремнең бер киеме дә юк! Шунда эшнең нидә икәнен аңладым: ул безне ташлап качкан! Аны башкача эзләмәдем. Биш елдан соң гына очраклы рәвеште белдем: аның башка гаиләсе булган, ул шунда киткән.

Хәзер минем үз тормышым, юлымда бер кешене очраттым. Безнең барысы да яхшы», — дип язган бер хатын социаль челтәрләрдә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-08-28/irem-garazhga-gyna-chygyp-kitk-n-ide-3408987

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле