“Аңлыйсыңмы?! – Яратам!!!”

Нефтекамада бер егет сөйгәненә мәхәббәтен исбат иткән.

Башкортстанда, Нефтекамада бер егет, “Колесо обозрения”гә менеп, сөйгәненә мәхәббәтен исбатлау өчен конструкцияне “кыйнаган”.

“Ул аны ярата. Чын-чынлап! Ул аның өчен барысына да әзер”, – дип кабатлый ул шул вакытта.

Әлеге ирнең мәхәббәт газабын паркта йөрүче бөтен кеше ишеткән. Берёзовкада яшәүче 23 яшьлек Игорь сөйгәне белән әлеге аттракционга менү турында бәхәсләшкән. Кыз ышанмаган – егет үзенең җитдилеген исбатлаган һәм кулларын авырттырганчы конструкцияне кыйнаган.

Әлеге хәлне күреп курыккан шаһитлар паркка төрле хезмәтләрне дә чакырган. Әмма “мәхәббәт җырчысы” “тимер аттан” үзе төшкән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/yashlek/2023-08-29/a-lyysy-my-yaratam-3410829

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле