Лилия Тимергалиева шатлыгы белән уртаклашты

Ниһаять! Бу тормышта бик күпне кичергән шагыйрә Лилия Тимергалиеваны котлыйк әле. 

Шагыйрә Лилия Тимергалиева (Сәлахетдинова) зур сөенече белән уртаклашты. Социаль челтәрдә ул үзенең яңа фатирында тәүге мәртәбә азан әйтүләре турында хәбәр итә.

Моннан 3 еллап элек Беренче канал алып баручысы Александр Гордонның эфир вакытында Лилия Сәлахетдинова гаиләсенә фатир бирүен сораганы турында язган идек. Ул вакытта Беренче каналда Лилия Сәлахетдинова һәм аның ире Ришат Тимергалиев катнашлыгында «Мужское/Женское» тапшыруы эфирга чыкты.  Анда Лилия белән Ришат Тимергалиевлар фатир проблемасы турында сөйләделәр. Яшәр урыннары булмавын, һәркайсы үзләренең әти-әнисендә «прописка»да булуын әйттеләр. Моны ишеткән тапшыруның алып баручысы Александр Гордон Беренче канал аша бу гаиләгә фатир сорап мөрәҗәгать итте.

 Аннары соң аларның балалары туды. Ләкин гомере кыска булды. Лилия ире белән аерылышты.

Социаль челтәрләрдә Лилия әлеге хыялын чынга ашырырга ярдәм иткән игелекле кешегә рәхмәт сүзләре белдерә.

«Аллаһы Тәгаләмә тормышым өчен рәхмәт әйтәм, әлхәмдүлилләһ. Килгән, котлаган кешеләрнең барысына да зур рәхмәт. Сез – иң яхшылары, белегез.

Аллаһы Кешесе! Үзеннән сорамыйча, исемен язарга җөрьәт итмим. Сез – изге күңелле, мәңгелек тормышта оҗмахка керергә омтылган шәхес һәм, һичшиксез, шунда булачаксыз да.

Бу турыда ике дистә елдан артык хыялландым. Аллаһы Тәгаләдән сорарга курыктым, әмма ул бирә икән», – дип язган ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2023-08-28/liliya-timergalieva-shatlygy-bel-n-urtaklashty-3410062

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле