«Аңлыйсыңмы?! — Яратам!!!»

Нефтекамада бер егет сөйгәненә мәхәббәтен исбат иткән.

Башкортстанда, Нефтекамада бер егет, «Колесо обозрения»гә менеп, сөйгәненә мәхәббәтен исбатлау өчен конструкцияне «кыйнаган».

«Ул аны ярата. Чын-чынлап! Ул аның өчен барысына да әзер», — дип кабатлый ул шул вакытта.

Әлеге ирнең мәхәббәт газабын паркта йөрүче бөтен кеше ишеткән. Берёзовкада яшәүче 23 яшьлек Игорь сөйгәне белән әлеге аттракционга менү турында бәхәсләшкән. Кыз ышанмаган — егет үзенең җитдилеген исбатлаган һәм кулларын авырттырганчы конструкцияне кыйнаган.

Әлеге хәлне күреп курыккан шаһитлар паркка төрле хезмәтләрне дә чакырган. Әмма «мәхәббәт җырчысы» «тимер аттан» үзе төшкән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/yashlek/2023-08-29/a-lyysy-my-yaratam-3410829

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле