Кушнаренкода була бу хәл.
Вилен белән Алина бергә яшәгәннәр. Бервакыт егет дуслары янына чыгып киткән һәм тоткарланган.
Егет кире өйгә кайткач, Алина аны бик нык тирги. Егет, кызга ачуланып, аны артыннан буып ала. Алина шунда ук егыла. Аның аяклары йөрмәс була. Вилен, аңа ярдәм итәргә тырышып, кызны им-томчылар янына да алып бара. Ярдәмнәре тимәгәч, дәваханәгә барырга туры килә.
Вилен Алианы карарга, һәм кыз бу хәлләр турында кешегә сөйләмәсен өчен аны матди яктан тәэмин итәргә була. Ел ярым кыз параличланган килеш утыра, егет исә хезмәт хакының бер өлешен аңа биреп бара һәм кызга ярдәм итә.
Күптән түгел егет башка кызга гашыйк булган. Нәтиҗәдә, Алина аны өеннән куып чыгарган. Арытаба кыз егетне хокук сакчылары кулына тапшырган. Тикшерүдән соң Виленны шартлы рәвештә 4 елга иректән мәхрүм иткәннәр.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/republic/2023-08-30/s-yg-ne-muenynnan-kyskach-y-ri-almyy-bashlagan-3412374 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday