Аны әзерли беләсезме?  

Тозланган алмалар (моченые яблоки) бик файдалы. Бу ризыкны ашар алдыннан яисә ашагач та кулланырга кирәк. Белгечләр әйтүенчә, болай иткәндә организм барлык файдалы матдәләрне үзләштерә, тән тиресе яшәрә. Ә аларны әзерләү бик җиңел!

Өч литрлы банка, бер килограмм алма, өч кашык шикәр комы, бер кашык тоз, өч канәфер, ике дәфнә яфрагы, чиста су кирәк булачак.

Стерильләштерелгән банка төбенә канәферне һәм дәфнә яфрагын салабыз һәм чиста итеп юылган алмаларны тыгыз итеп тутырабыз.

Кайнатып суытылган суга (якынча бер литр) тоз, шикәр салабыз һәм эрегәнче болгатабыз, соңыннан алмалар өстенә коябыз. Дүрт тәүлек бүлмә температурасында торганнан соң алар әзер булырга тиеш. Бу вакыттан соң банкага капкач каплап, суыткычка алып куярга кирәк.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-08-22/tozly-alma-yash-rt-3398327

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле