Татарстанда бер ир-ат бетон плитә астында калган

Бөгелмә районы Забугоровка авылында бер эшче бетон плитә астында калган. Ул хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бу хәл бүген көндез булган. 4 кешедән торучы бригада Ленин урамында ярымҗимерек хәлдәге 11 нче йортны сүткән. Эш барышында бер эшченең өстенә бетон плитә килеп төшкән. Бирегә шундук Бөгелмә һәм Лениногорскиның коткаручылары килеп җиткән.

Плитәне домкрат белән күтәргәннәр. Коткаручылар зыян күрүчене плитә астыннан чыгарып, медикларга тапшырган. Килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыклана.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/121582/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле