Татарстанда бер ир сөйгәнен 6 кат тәрәзәсеннән этеп төшергән

Түбән Камада яшәүче сөйгәнен үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

28 августта 34 яшьлек ир белән сөйгәне арасында низаг чыккан.

Ярсыган ир сөйгәнен 6нчы каттагы фатир тәрәзәсеннән этеп төшергән. 36 яшьлек хатын-кызның алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук гомере өзелгән.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү башланган. Шикләнелүче ир сак астына алынган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/121604/

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле