Вулкан карарга менгән булганнар…

Курил утрауларындагы вулканга менгәннән соң югалган ике Уфа туристын эзләү тәмамланды. Хәзерге вакытка нәрсә билгеле?

Курил утрауларында Барановский вулканына менгәннән соң Уфадан ике турист югалган: 47 яшьлек Алексей һәм 37 яшьлек Евгения.

Ачыкланганча, ир-егет һәм хатын-кыз урындагы кешене аларны тау башына — Итуруп утравындагы Ак кыя районына озатып куярга яллаганнар. Сәяхәтчеләрнең үзләре белән сигнал уты һәм азык-төлек запасы гына булган. Проводник үз бурычын үтәгән һәм, туристларны калдырып, кирегә юлланган. Дүрт көннән соң гына Евгения аңа шалтырата алган, ләкин элемтә начар булу сәбәпле, юньләп сөйләшә алмаганнар.

Соңрак уфалылар үзләре элемтәгә чыккан һәм исән-имин, сау-сәламәт кайтып җиткәннәр. Аларга ярдәм кирәк булмаган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2023-09-01/vulkan-kararga-meng-n-bulgannar-3415281

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле