Өч яшьлек бала янып үлгән

Кичә, Башкорстанда, Чакмагыш районының Яңа Балтач авылындагы йортларның берсендә янгын чыккан.

Урынга шунда ук ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән. Янгын нәтиҗәсендә кирпеч мунча, гараж һәм абзар зыян күргән.

Кызганычка каршы, янгын сүндерү вакытында мунчада өч яшьлек кызчыкның гәүдәсе табылган.

Башкортстан Прокуратурасы әлеге янгын факты буенча тикшерү оештырды.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, кичә 14:30 сәгать тирәсендә Яңа Балтач авылында кечкенә ике бала портатив газ кабызгычы белән уйнаган. Нәтиҗәдә, печән янып киткән, ут ишегалды корылмаларына күчкән. Янгынны сүндергәндә 2020 елда туган кызның гәүдәсе табылды», — диделәр төбәк Прокуратурасының матбугат хезмәтендә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-09-03/ch-yashlek-bala-yanyp-lg-n-3417556

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле