Сәхнәне генә 8 сәгать корачаклар

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов төркеме быелгы концерт сезонында халыкны ниләр белән шаккатырачак?

Гүзәл бу турыда телеграм-каналында яза.

«Инде 3 ай тирәсе, 24/7 режимында яшибез. Бу сезонда концерт группасын ике тапкырга арттырдык. Русия буенча 25 кеше өч фура белән йөриячәкбез. Сәхнәне корырга гына 8 сәгать вакыт китәчәк. Махсус конструкторлар, инженер прочнистлар, электриклар белән бу сезонга әзерләнгән трансформер сәхнә инде әзер.

4 ательеда 130дан артык сәхнә костюмы тектердек. Русиядә беренчеләрдән булып, яңа төрле видеоэкраннар, ут приборлары, проекцион җиhазлар алып кайттык. Егетләр: «Безгә үзебез белән 100 квт электростанция генә йөртәсе калды инде», — дип көлә.
Сез ишетмәгән яңа җырлар, элекке, сез белгән җырлар яңа форматта, өзексез тематик блоклар белән үрелеп барачак.

Без бу концерт сезонында «перезагрузка» эшлибез.

Милли сәнгатебез, эстрадабыз бер урында торырга тиеш түгел. Яшен тизлегедәй үзгәрүчән дөньяда без аннан да җитезрәк булырга тиеш» – дигән җырчы.

Концертларны түземсезлек белән көтәбез.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-09-05/s-hn-ne-gen-8-s-gat-korachaklar-3419227

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле