Татарстанда башын тимер рәшәткә арасына тыккан баланы үлемнән коткарып калганнар

Әлмәт шәһәрендәге балалар мәйданчыгында 3 яшьлек балага коткаручылар ярдәме таләп ителгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Төзүчеләр проспектындагы балалар мәйданчыгында нәни кыз, өйчекнең тимер рәшәткәләре арасына башын тыгып, кысылып калган.

Коткаручылар шундук килеп, махсус эш кораллары ярдәмендә тимер рәшәткәне каерган һәм баланы, тимер “әсирлегеннән” коткарып, табибларга тапшырган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/121893/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле