Инвалид баласын карамаган…

Тиешле дарулар кабул итмәгән бала берничә тапкыр реанимациягә эләккән.

Уфада балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәлә иткән һәм инвалид баланы куркыныч астында калдырган өчен ана суд алдына басачак.

Тикшерү версиясе буенча, 2010 һәм 2017 елларда туган ике баланың әнисе аларны тәрбияләү, карау һәм укыту белән шөгыльләнмәгән, әхлаксыз тормыш рәвеше алып барган. Моннан тыш, балалары алдында алкогольне чиктән тыш күп эчкән һәм аларны ялгызы гына караучысыз калдырган.

Өстәвенә, 12 яшьлек улының шикәр чире барлыгын белеп, ул табиб билгеләмәсен үтәмәгән. Хатын аның өчен даруханәдән мөһим даруларны алмаган. Дарулар кабул итү режимы бозылганлыктан, малай берничә тапкыр дәваханәнең реанимация бүлегенә китерелгән.

«Хатын-кыз балигъ булмаган баланы тәрбияләү һәм карау бурычларын тиешенчә үтәмәгәне өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылды. Хәзерге вакытта балалар опекунда, — диделәр төбәк Прокуратурасында. — Ана җинаять кылуда гаепле булуын таныды. Җинаять эше, гаепләү акты тапшырылганнан соң, судка карау өчен җибәреләчәк».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-09-05/invalid-balasyn-karamagan-3420167

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле