Цветаева нинди алма бәлеше яраткан?

Сез дә аны бик җиңел әзерли аласыз. Әйдәгез, өйрәнәбез!  

Камыр өчен кирәк:
он – 160 грамм;
камыр йомшарткыч – 1 калак;
акмай – 100 грамм;
каймак – 70 грамм (2 кашык).

Крем өчен:
йомырка – 1;
шикәр – 200 грамм;
каймак – 200 грамм;
он – 2 кашык.

Эчлек өчен — 3 зур алма.

Он, каймак, он һәм камыр йомшарткычны кушып, камыр басабыз һәм аны суыткычка алып куябыз.

Хәзер крем һәм эчлекне әзерлибез. Йомырка, шикәр, каймак, онны бергә кушып, туглыйбыз, җиңелчә күпертәбез.
Алмаларны әрчеп, чистартып, юка итеп турыйбыз.

Камырны табага кул белән җәеп урнаштырабыз, таба читләренә күтәрәбез.
Алмаларны салабыз һәм өстенә крем коябыз.

180 градуска җылытылган мичтә 50 минут тирәсе пешерәбез.

Бу пирог салкын килеш тә бик тәмле була. Ләкин җылы килеш үк юкка чыгу ихтималы зур.
Тәмле булсын!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-09-06/tsvetaeva-nindi-alma-b-leshe-yartakan-3421617

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле