- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Уфада табиблар ун магнит шарын йоткан баланы коткарган.
Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенә өч яшьлек баланың әти-әнисе мөрәҗәгать иткән, сабый эче авыртуына зарланган. Табиблар корсак куышлыгы органнарын рентгенга төшергән һәм магнит шарларын тапкан. Алар 3 миллиметр диаметрлы 10 шарны алган.
“Магнит шарлары — куркыныч уенчык, — дип ассызыклый белгечләр. – Алар эчәкнең төрле боҗраларында булып, бер-берсенә тартыла. Бу эчәк боҗраларының хәрәкәтләнмәвенә, некроз, перитонит һәм сепсис барлыкка килүенә китерә”.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-09-06/bala-un-magnit-shary-yotkan-3421695 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday