15 сентябрьдән яхшы үзгәрешләр көтегез!

Бу йолдызнамәнең биш билгесенә кагыла, дип ышандыра астрологлар.  

Кыз билгесендә туганнар коллективта төп кешегә әйләнер, барысы да аларның фикеренә колак салыр. Яңа вазыйфа, яңа дуслар көтегез. Хәтта эш урынын алмаштыру форсаты да чыкмакчы. Яшәреп киткән Кыз яңа компаниядә үзен бик яхшы хис итәр.

Укчының яңа җитәкчесе барлыкка килергә мөмкин. Ә бәлки аның үзен җитәкче итеп куярлар. Моңа кадәр эшсез булган Укчыга яхшы керемле яңа эш табылыр. Укчыларга бу көннәрдә бизнеста һәм акча эшләүдә уңыш гел елмаеп торачак.

Кучкар үзенең бик кирәкле кеше булуын аңлар. Аның популярлыгы артыр, абруе үсәр. Хезмәт хакын арттыруны да курыкмыйча сорарга була.

Кысла белемен камилләштерер. Бу керемнәр артуга сәбәпче булыр. Зур уңыштан качып котылып булмас. Эш юнәлешен үзгәртү мөмкинлеге чыгар. Йолдызлар Кысла ягында.

Арыслан карьерасындагы үзгәрешләрне шатланып кабул итәр. Яңа хезмәт хакы канәгатьлек китерер. Белемне арттыру өчен дә яхшы вакыт. Яңа кешеләр белән аралашу тормышка карашны үзгәртер.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-09-07/15-sentyabrd-n-yahshy-zg-reshl-r-k-tegez-3422999

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле