Бала ун магнит шары йоткан

Уфада табиблар ун магнит шарын йоткан баланы коткарган.

Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенә өч яшьлек баланың әти-әнисе мөрәҗәгать иткән, сабый эче авыртуына зарланган. Табиблар корсак куышлыгы органнарын рентгенга төшергән һәм магнит шарларын тапкан. Алар 3 миллиметр диаметрлы 10 шарны алган.

«Магнит шарлары — куркыныч уенчык, — дип ассызыклый белгечләр. — Алар эчәкнең төрле боҗраларында булып, бер-берсенә тартыла. Бу эчәк боҗраларының хәрәкәтләнмәвенә, некроз, перитонит һәм сепсис барлыкка килүенә китерә».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-09-06/bala-un-magnit-shary-yotkan-3421695

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле