«Мин дә — шул сөяркәләрнең берсе…»

«Шул апалар сүгә торган хатын-кыз мин».

«Интернеттагы төркемнәрдә ирләренең сөяркәләре хакында еш язалар. Мин — шул апалар сүгә торган сөяркәләрнең берсе. Самат белән мөнәсәбәтләребез башланганда ул әле өйләнмәгән иде. Ул миннән 10 яшькә олырак. Шулай булса да, мин 33 яшьлек егетнен гаиләсе булмавына исем китмәде. Танышып, очраша башлаганда ук әйттем үзенә: мин әлегә җитди мөнәсәбәтләргә әзер түгел. Фатирым, машинам булмыйча кияүгә чыгарга җыенмыйм, дидем. Эшем график буенча түгел. 18әр сәгать эшләгән чаклар да була хәзер дә. Эшемнән зарланмыйм, акчаны яхшы алам.

Тик аңа минем кияүгә чыгуым кирәк тә булмаган икән. Ул инде күптән башка кыз белән очрашкан. Ә минем янга атнага 1-2 килеп китә иде. Вакытым тыгыз булгач, мин аны тикшерергә, тормышында казынырга теләгем дә, җаем да булмады.

Берсендә кызыксынуым мине җиңде: Саматның социаль челтәрдәге битен эзләп таптым. Ә анда никах фотолары! Миңа, әлбәттә, обидно иде. Әмма сиздермәдем. Аның белән аралашуны гына туктаттым. Ул минем аның өйләнүен белгәнне белмәде. Телефонда үзен блокка куйдым. Ул башка номерлардан шалтырата башлады. Сөйләшмәдем. Миңа өйләнгән ир нәрсәгә инде!? Без бер ай очрашмадык, күрешмәдек. Шул бер айда аны сагынуымнан үләм дип торам.

Туйлары алдыннан Самат кабат килде. Минем эштән кайтканны ишек төбендә көтеп утыра иде. Без төне буе сөйләшеп чыктык. Аны күргәч — эредем. Моның мавыгу гына булмавын, аны яратуымны аңладым. Тик соң иде. Мин аңа шул вакыт эчендә бер тапкыр да яратам дип әйткәнем булмады. Ул да миңа хисләрен белдертмәде. Өйләнгәнгән соң гына минсез торалмавын аңлаган, янәсе. Синсез яши алмыйм, синең янда гына тынычланам, ди.

Мин аның белән әллә ничә тапкыр араны өзәргә тырышып карадым. Телефон номерымны, яшәү урынымны алмаштырдым, тик ул мине барыбер таба.

Гаиләсеннән аерырга теләмим. Булган гөнаһларым да җитәрлек. Саматсыз да яши алмыйм. Мине сүгәрсез, оятсыз, зиначы, диярсез. Сез, бәлки, хаклыдыр да. Әмма мин дә сөяркә булып яшәрмен дип планлаштырмаган идем».

Социаль челтәрләрдәге бу хат төрле уйларга этәрде. Әлеге ирнең хатыны кызганыч… Гаилә тормышының беренче көннәрендә үк аны башкага алмаштырганнар…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-09-07/min-d-shul-s-yark-l-rne-berse-3423234

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле