Татарстанда ике йөк машинасы бәрелешкән – ике йөртүче дә һәлак булган

Алабуга районы юлында ике йөк машинасы – “Volvo” һәм “Газель” бәрелешкән. Йөртүчеләрнең икесе дә – 43 һәм 24 яшьлек ир-егетләр һәлак булган. Бу хакта ЮХИДИ телеграм-каналында хәбәр ителгән.

Авария төнлә М7 юлында – Алабуга районында Ижевск һәм Пермьга таба китүче юл тирәсендә булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Volvo”, каршы як полосага чыгып, “Газель”га килеп бәрелгән.
“Фаҗигадә машина йөртүчеләрнең икесе дә һәлак булган. Аның сәбәпләре ачыклана”, – диелгән хәбәрдә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/122187/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле