“Руль артындагы хатын-кыз – кулына граната тоткан маймыл”

Бу чынбарлыкка туры киләме, әллә киресенчәме?

“Руль артындагы хатын-кыз – кулына граната тот­кан маймыл” дигән әйтем юктан гына тумагандыр. Бу хакта инде анекдотлар да бар. Шулай да, үземнең дә руль артында 15 елга якын стажым булганга күрә, бу теманы кузгатырга хакым бардыр, дип уйлыйм.

Кулыма машина йөртү таныклыгы алганнан бирле, әлеге көнгә кадәр ни­чә чакрым юл узылгандыр, исәпләгә­нем юк. Хәер, моны эшләгән кеше дә юктыр, мөгаен. Шулай да, әле яшәгән йортым белән эш урыным арасы – 15 чакрым. Авыл җирендә бу араны 20-25 минутта узып булса, шәһәрдә тиз дигәндә дә, ярты сәгатьтән артыграк вакыт үтәчәк. Ә инде һава торышы үзгәреп китү сәбәпле, яки юлда авария булып, тыгыннар барлыкка килсә, бер сәгать, хәтта сәгать ярым вакыт узачак.
“Ник автобуста гына йөрмисең?”, “Руль артында курыкмыйсыңмы?”, “Көн дә машинада йөрергә ничек йөрәгең җитә?” дигән сорауларны еш ишетергә туры килә. Бу очракта да мәкаль-әйтемнәр искә төшә. Беренчесе – “Бер кыенның – бер рәхәте”. Уфаның бер читеннән икенчесенә еш кына тулы автобуста йөрүгә караганда, әлбәттә, үз транспортыңда утырып бару рәхәт һәм сәламәтлек өчен дә файдалырак, минемчә. Икенчесе – “Кто не рискует – тот не пьет шампанское”. Әйткәндәй, бу әйтем безгә Европадан, автомо­биль­ләрдә узышучылардан кергән икән. Җиңүгә ирешү өчен, узышчы, шул исәптән, риск-хәвефкә да барырга тиеш. Белүебезчә, “Формула I” узышчылары җиңүчеләрне шампан шәрабы белән коендыра. Бу традиция 1950 елда барлыкка килә, ул вакытта Франция Гран-приеның “Формула I” дөнья чемпионаты Шампань провинциясендә узган була.
Икенче әйтемгә охшаш “Ятып калганчы – атып кал”, дигәне дә бар. Ниндидер гамәл кылырга куркып утырганчы, эшләп карап, тәҗрибә, я фәһем алганың яхшырак, минемчә.
Әйе, дөнья алга барган саен көн­күреше­без дә үзгәрә. Әгәр дә без бү­генге хатын-кызны IX, XX гасырда яшәгән гүзәл ханымнар белән чагыштырып карасак – җир белән күк арасы икәнлеген барыбыз да аңлый. Татар театры тарихында беренче актриса буларак танылган Сәхибҗамал Гый­з­зә­туллина-Волжскаяның язмышы белән күпләребез таныш. Әгәр дә ул шул чорның каршылыкларын җиңеп, беренче булып сәхнәгә чыкмаса, бүгенге милли театр нинди булыр иде икән? Белмим…
Яулык ябынып, озын итәкле күлмәк киеп йөргән хатын-кызлар ир-атлар чалбарын үз гардеробына керткәч тә, әлбәттә, каршы чыгучылар, ләгънәт укучылар күп булган.
Ирләр генә башкарган һөнәрләрне хатын-кызлар үзләштергәч, шундый ук каршылыклар булган. Әлбәттә, мондый мисалларны күпләп китерергә була. Тик шунысы кызыклы һәм кызганыч – инде галәм киңлекләрен яулаган хатын-кызларыбыз булса да, ир-егетләр арасында руль артындагы хатын-кызга көлеп, түбәнсетеп караучылар һаман бар.
Берсендә ахирәтем белән очраштык. Икебезнең дә водитель стажыбыз ун елдан артык. Әлбәттә, сөйләшер темаларыбызның берсе машина хакында булды. Бу сөйләшүне тыңлап торган бер ир: “Элек хатын-кыз гаиләсе яки булмаса кием-салым турында сөйләшә иде. Ә боларның авызында – машина!” – диде һәм җан ачуы белән ишеген ябып, руль артына утырып китеп барды.
“Машинада йөргән хатын-кыздан куркам. Аларны руль артына утыртыр­га ярамый”, – дигәннәрен дә ишет­кәнем булды. Я ярый, боларны ишет­тең дә, оныттың кебек. Ә менә шул мин-минлекләренә тигән ир-егетләр белән көн дә юлда очрашасың бит әле, һәм алар берәү яки икәү генә түгел. Кайберләрен юлда руль артындагы хатын-кызны күрү тәмам ярсыта. Көн дә эшкә барганда һәм трассада йөргәндә төрле хәлләр булып тора. Мәсәлән, берәр машинаны узып ки­тәргә туры килсә, әгәр дә инде аның руле артында ир-егет тә булса, ул мотлак синең юлны кисеп (ә бу маневр авариягә дә китерергә мөмкин), үзеңне узып китәчәк.
Юлда бер полосадан икенчесенә шахмат тәртибендә йөрүчеләр еш очрый. Болай хәвефле машина йөртүче­ләр арасында мин әлегә бер генә хатын-кызны да күргәнем булмады. Тыгыннар вакытында да башкаларның машинасы каршына, юлны ябып, тәкәбберләнеп килеп керүче, гадәттә, ир-егет водитель була.
Хатын-кызлар арасында да дорфа кыланып машина йөртүчеләр һәм тизлекне арттырырга яратучылар булса да, алар азрак. Һәрхәлдә, хатын-кыз юл кагыйдәләрен бозмаска тырыша һәм күпчелек очракта саграк йөри. Менә нәкъ шул сакчыллык аркасында гүзәл затлар ашыкмыйча хәрәкәт итә һәм ир-егетләрнең ачуын кабарта да инде. Шулай да статистика буенча хатын-кызлар авариягә сирәгрәк очрый. Ләкин бер үзенчәлек бар – бу сирәк авария­ләр, ир-егетләр карашы буенча, башка сыймаслык мәгънәсез.
Саннарга карасак, 2022 ел башыннан Русия территориясендә ир-егетләр гаебе белән 66,5 мең юл-транспорт һәлакәте булган. Шул ук вакытта хатын-кызлар гаебе белән ясалган 11,9 мең авария тер­кәлгән. Бу алты тапкыр азрак ди­гән сүз. Кемдер: “Водитель ир-егетләр хатын-кызларга караганда күбрәк. Шуңа да статистика шундый”, – дип әйтер. Юк икән шул! Хатын-кыз водительләр саны елдан-ел арта барса да, алар ясаган юл-транспорт һәлакәтләре саны шул ук дәрә­җәдә кала.
Страховка компанияләре авария сәбәпләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча шуны ачыклаган: ир-егетләр, хатын-кызларга караганда, күп тапкыр ешрак тизлекне арттыра, светофорның кызыл төсе янганда хәрәкәт итә, авария хәлләрен булдырып, тирә-юньдә­геләргә “сабак” бирә. Ә хатын-кыз водительне җәяүлеләрне үткәрмәүдә, башкаларга юл бирмәүдә ешрак гаеп­лиләр икән.
“Руль артындагы хатын-кызлар көтелмәгән һәм мантыйкка туры килмә­гән гамәлләр ясый” дигәнне дә еш ишет­кәнегез бардыр (бәлки, мәкаләгә исем биргән әйтем дә шуннан тугандыр)? Бу инде ир-егетләребез хатын-кызлар­ның ахмак маневры аркасында бәре­ле­шүдән качарга тырышып, авариягә эләгә, ә бернәрсә дә күрмәгән гүзәл автомобильче үз юлы белән тыныч кына китә дигәнне аңлата. Монда күп­медер дәрәҗәдә хаклык бардыр, тик, әлеге дә баягы, саннардагы аерма ул кадәр үк зур булмас иде, зыян күрү­челәр турында әйтеп тә торасы юк.
Язманың башында мин көн дә узган чакрымнар турында искә алып киттем. Ә менә шул нибары 15 чакрым юлны узган вакытта берничә йөзләгән автомобиль бер-берсе белән янәшә яки каршы юнәлештә бара. Шул машиналарны хәрәкәткә китергән водительләр арасында иртәнге якта – йокысы туймаган, кичке якта – арыган, шуңа өстәп исерекләр, наркоманнар, кесә телефоныннан сөйләшкәннәр, хәтта ки ватсапта язышып барганнары да булуы ихтимал. Боларның барысы да авария­гә ки­терергә мөмкин. Мисал өчен, Уфада Дәүләт автоинспекциясе хез­мәт­кәр­ләре тарафыннан 24 августка ките­релгән мәгълүматлар:
82 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 9 кеше зыян күргән.
420 очракта юл хәрәкәте кагый­дәләрен бозганнар.
62 очракта хәвефсезлек каешын эләктермәгәннәр.
16 очракта җәяүлеләргә юл бирү таләбен үтәмәгәннәр.
20 очракта җәяүлеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган.
19 очракта пассажир баланы йөртү кагыйдәләре бозылган.
Транспортны исерек хәлдә йөрткән 7 шофер тоткарланган.
Бары тик бер шәһәрнең һәм бер көннең саннарына күз салгач та, би­редә уйланырга урын булуы аңла­шы­ла. Шуңа күрә дә руль артына утырган һәркем бер-берсенә игътибарлы, ихтирамлы булсын иде.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zhurnalist/2023-09-08/rul-artyndagy-hatyn-kyz-kulyna-granata-totkan-maymyl-3424541

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле