Резедә Шәрәфиевадан керәнле помидор рецепты

Бик тәмле була!

Кирәк булачак: 2,5 килограмм помидор, 0,5 килограмм татлы борыч, 0,1 килограмм әче борыч, 0,5 килограмм кишер, 1 стакан шикәр комы, 0,5 стакан тоз, 0,5 стакан аш серкәсе, 150 грамм керән тамыры, 150 грамм сарымсак.

Яшелчәләрне иттарткыч аша чыгарабыз. Барлык ингредиентларны бергә кушып болгатабыз. Чиста банкаларга тутырып, суыткычка куябыз. Бозылмый торган бик тәмле кабымлык!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-09-08/rezed-sh-r-fievadan-ker-nle-pomidor-retsepty-3425525

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле