Алсу Фазлыева: “Быел Азат үзе генә концерт куячак. Моның сәбәбе бар…”

Быелгы елны Алсу Фазлыева үземә багышлыйм дигән иде. Ел узып бара, җырчы сүзендә торды микән? Шул хакта белештек.

– Дөрестән дә, елны үземә багышладым. Катлаулы операция кичердем. Үземне карый башладым. Тиешле витаминнар эчәм, табибларга күренәм. Тормышны бөтенләй үзгәртергә уйладым. 7 ел элек машина йөртергә таныклык алган идем. 3 ел элек үзем эшләгән челтәрле бизнес компаниясе машина бүләк итте. Әмма рульгә утырырга йөрәгем җитмәде. Күңелдә курку бар иде. Тигез юлда машинаны йөртәм мин. Ә менә шәһәр урамнарында каушый идем, – ди Алсу.

Хәзер аны кабаттан машина йөртергә инструктор өйрәтә. Машинага утыруның сәбәбе – Алсу балаларын төрле түгәрәкләргә йөртмәкче була.

– Малайларның үскәнен күрми дә калдык. Кызым белән кечкенәдән гел бергә буласым килә. Улыбыз Аязның өйгә кайтып кергәне дә юк. Бию белән шөгыльләнә. Бер генә көн дә ял итми. Чемпион булачакмын, ди. Ильяс модель мәктәбенә йөри. Аны фотога төшәргә дә чакыра башладылар инде. Зифага 2 генә яшь әле. Шулай булса да, иҗат юлыннан китәр кебек. Биергә ярата, сөйләшә белмәсә дә, моңы, көе бар. Вакытымны күбрәк балаларым белән үткәрәсем килә. Малайларның характеры үзгәргән вакыт. Аларга да мин кирәк, – ди ул. – Азат күп итеп җырлар яздыра. Концертларга да үзе генә чыгарга җыена. Мин исә зур чараларда гына катнашырмын дип торам. Җырламыйча торам дип булмый, гел каядыр чакырып торалар. Әле бит бизнесым да бар. Командамда 500 кеше эшли. Алар белән ныклы элемтәләр булдырырга кирәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/122673/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле