«Мин анда кунакта булган кеше»

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына 3 ел.

Аның туганы Илһам Шәриф Хәмдүнә Тимергалиеваның иң якын дусларын бергә җыеп, җырчыны искә алу мәҗлесе үткәргән.

Иҗатташ дуслары җырчы турындагы хатирәләрен яңартып, аның үлмәс җырларын тыңлаганнар.

Илсөя Бәдретдинова әйтүенчә, Хәмдүнә Тимергалиева һәр нәрсәгә, һәр кешегә аерым бер мәхәббәт белән карый торган шәхес булган.

«Күп тапкырлар Хәмдүнә апаның бакчасында кунак булганым бар. Ул һәр нәрсәне яратып, һәр әйбергә мәхәббәт белән карый торган кеше иде. Менә аңарда гына шундый матур алмалар үскән, анда гына шундый матур чәчәкләр аткан. Минем горурланып әйтә торган бер сүзем бар — мин Хәмдүнә Тимергалиева белән бер сәхнәдә эшләгән, шәхсән аралашкан, анда кунакта булган кеше…

Илһам, сиңа бик зур рәхмәт. Исән чагында да гел янәшәсендә булдың, хәзер дә рухын данлап, барыбызны зурлап, ашлар уздырасың. Аллаһы тәгалә зурласын үзеңне дә», — дигән ул.

Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина яшьләр өлкән буын артистларыбызны мәңгелеккә күчкәч тә онытмасыннар иде дигән теләк җиткергән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2023-09-15/min-anda-kunakta-bulgan-keshe-3437695

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле