Табибларга iPhone һәм WhatsApp куллануны тыярга мөмкиннәр

Россиядә медицина оешмалары хезмәткәрләренә эш урынында Apple продукциясеннән файдалануны тыярга мөмкиннәр. Бу хакта сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов хәбәр итә.

Моннан тыш WhatsApp, Viber, Skype, Microsoft Teams һәм Google кушымталарына да чикләүләр кагылачак.
Шул ук вакытта хезмәткәрләрнең кемнең хисабына үз смартфоннарын алыштырырга тиешлеге турында әйтелмәгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/122807/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле