Танылган хәйрияче Әсгат Галимҗановның йорты янган

Кичә Казанның Межлаук урамында танылган хәйрияче Әсгат Галимҗанов яшәгән ике катлы агач йортта янгын чыккан. Ут йортның түбәсенә капкан.

Белгән кешеләр әйтүенчә, бирегә күптән түгел генә сукбайлар килеп урнашкан.

Хәйрияченең йорты, тимер юл вокзалы тирәсендәрәк, иске Казанның тарихи өлешендә урнашкан.

Әсгат Галимҗанов – Казанның мактаулы гражданины, меценат. Казан Кремле тавы итәгендә аңа һәйкәл куелган. Атаклы хәйрияче 2016 елда 80нче яшендә вафат булды.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/122895/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле