Инвалид бала тәрбияләүчеләр өчен яңалык

Киләсе елның 1 гыйнварыннан инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары социаль түләүләрен югалтмыйча эшкә урнаша алачак.

Боерыкның тиешле проектын Русия Хезмәт министрлыгы эшләгән.

Билгеле булуынча, әгәр ата-аналар тулы булмаган эш көненә, дистанцион рәвештә, өйдә, авторлык хокукы һәм ГПХ килешүләре буенча урнашса, шулай ук шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләр булса, пособиеләр сакланачак.

Хәзер инвалид балаларның ата-аналарына һәм опекуннарына түләү күләме аена 10 мең сум тәшкил итә. Аны эшләмәгән гражданнар гына алала.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/social/2023-09-13/invalid-bala-t-rbiyal-chel-r-chen-ya-alyk-3433601

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле