Легендар шагыйрь вафат

Легендар шагыйрь-җырлар язучы, Александра Пахмутованың ире Николай Добронравов вафат булган.

Аңа 94 яшь иде. Николай Добронравов 1928 елның 22 ноябрендә Ленинградта (Санкт-Петербург) туган. 1950 елда — Горький исемендәге МХАТ каршындагы Немирович-Данченко исемендәге мәктәп-студияне, ә 1952 елда Потемкин исемендәге Мәскәү шәһәр педагогия институтын тәмамлаган.

Ул — «Команда молодости нашей», «Трус не играет в хоккей» һәм башка бик күп популяр, шулай ук Мәскәүдә үткән Олимпиадага «До свиданья, Москва, до свиданья» җырына шигырьләр һәм Русиянең берничә шәһәренең гимннары авторы.

1956 елда ул Пахмутовага өйләнә. Алар 66 ел бергә яшәгән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2023-09-17/legendar-shagyyr-vafat-3441383

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле