Могҗиза көткәндә…

Алия белән Ришат Төхвәтуллиннарны котлый да башлаганнар. 

Алар берлектә төшкән романтик видео куйган.

Дуслары Алиянең гәүдәсе үзгәреп китүенә игътибар иткән.

Алиянең «подписчик»лары җырчының әзрәк түгәрәкләнгән корсагына ишарәләп: «Ура!», «Бу минем күземә генә күренәме, әллә чынлап та бәби көтәсезме?!», «Могҗиза көткәндә», «Мин сезнең өчен бик шат!», «У-у-ух, Төхвәтуллинар гаиләсендә «пополнение» көтелә бугай!» – дип комментарийлар язган.

Әзрәк әдәплерәк булырга өндәүчеләр дә бар. Чөнки Алия белән Ришат әле үзләре рәсми рәвештә гаиләләрендәге үзгәрешләр турында хәбәр итмәде.

Яшьләр бу җәйдә шаулап-гөрләп туй үткәргәннәр иде.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-09-16/mog-iza-k-tk-nd-3440283

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле