Владикавказ гарнизоны хәрби суды беренче тапкыр хәрби хатын-кызны – ефрейтор Мәдинә Кабалоеваны мобилизациядән баш тартуда гаепле дип таныган.
Кабарты-Балкар республикасында туып үскән хатын-кызга карата Җинаять кодексының тиешле статьялары буенча гаепләү белдерелгән. Шул ук вакытта Кабалоева, җинаять эше кузгатылганчы, хәрби часте медикларыннан йөклелек буенча хәрби хезмәттән вакытлыча азат итү турында рекомендацияләр, шулай ук 2019 елгы баласы булу турында белешмә алган. Ләкин хәрби часть җитәкчелегенә барып күренмәве сәбәпле, хатын-кызга карата җинаять эзәрлекләве башланган.
Судта ул җитәкчелегенә барып күренмәвен таныган. Бу хәлне йөклелек турында белешмәсе булуы белән аңлаткан. Медицина хезмәте җитәкчелеккә бу хакта хәбәр иткәндер, дип уйлаган. Әмма хәрби прокурор мобилизациядән баш тартучыга каршы төшкән. Ул Кабалоеваның, йөкле булуына карамастан, хәрби хезмәттән китмәгәнлеген, бәлки хезмәт хакы алуны һәм ташламалардан файдалануны дәвам итүен күрсәткән.
Беренче инстанция суды прокурор белән килешкән. Балигъ булмаган баласы булу сәбәпле, хатын-кызга җәза чарасын үтәүне 2032 елга кадәр кичектергәннәр.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123096/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday