Дөрес тормыш рәвеше алып бармауга бәйле бу.
Акушер-гинеколог Нина Антипова сөйләп үткәнчә, ир-атларда да хатын-кызларныкына охшаш климакс халәтен күзәтергә мөмкин. Гадәттә алар җенси дәртләре сүнә башлагач шундый халәткә күчә.
Ир-ат организмында тестостерон микъдары 35 яшьтән соң һәр ел саен 1 процентка кими. 55 яшьләр тирәсендә, җенси дәрт сүрелеп, андропауза башланырга мөмкин. Ир-атны бу чорда йокысызлык, артык авырлык, кәефсезлек борчый.
Ләкин ирләрдәге мондый проблемалар, хатын-кызлардан аермалы буларак, гормональ үзгәрешләргә түгел, бәлки дөрес тормыш рәвеше алып бармауга, организмны вакытында карамау-кайгыртмауга бәйле. Шуңа күрә сәламәтлеккә игътибарлы булганда, үзеңдә әйбәт гадәтләр булдырганда, андропаузаны бик озакка кичектерергә мөмкин, дип аңлаткан табиб.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123827/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday