Илдар Хәкимов Гүзәл Уразованың әти-әнисенә: «Вәгъдә бирәм» [видео]

-- Лейла

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың Казанда концертлары дәвам итә. Шундый тамашаның берсенә җырчының иң якын кешеләре — әтисе белән әнисе дә килгән.

– Әти, әни! Бөтен зал алдында вәгъдә бирәм. Шушы балакайны күз карасыдай саклап йөртермен, — ди Илдар Хәкимов тормыш иптәшенең әти-әнисенә.

– Без елына 180нән артык концерт куябыз. Минем кадерлеләрем нибары бер тапкыр гына килеп, шулай концерт карап китәләр. Баш иям сезнең алда, – ди Гүзәл Уразова.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле