Октябрьдә нинди үзгәрешләр көтелә?

Мошенникларга юл ябыла, хәрбиләрнең пенсиясе арта, повестка буенча хәрби комиссариатка килмәүчеләрне саллы штрафлар көтә.

Чакыру кәгазе алып та, нигезле сәбәпсез хәрби комиссариатка бармаучыларга штраф күләме берничә тапкыр арта. Моңа кадәр штраф 500 сумнан 3 мең сумга кадәр булса, 1 октябрьдән 10-30 мең түләргә туры киләчәк. Хәрби учет документларын бозган яки югалткан өчен исә 3-5 мең сум күләмендә штраф түләтеләчәк. Шул ук вакытта хезмәткәренә повестка килүе турында хәбәр итмәгән эш бирүчеләр дә җаваплылыкка тартылачак. Җитәкчеләр өчен штраф күләме 60-80 мең сум, оешмалар өчен – 400-500 мең сум тәшкил итә. Медицина тикшеренүе узудан баш тартучылар исә 15-25 мең сум күләмендә штраф түлиячәк. Моңа кадәр бу штраф 500 сумнан 3 мең сумга кадәр генә булган.

Хәрбиләрнең хезмәт хакы һәм пенсиясе арта. Контракт буенча хезмәт итүчеләрнең вазыйфасы һәм званиеләре буенча оклад күләме 10,5 процентка күбәя. Шулай ук хәрбиләрнең пенсиясе дә үсә. Моннан тыш, Хөкүмәт карары нигезендә, башка көч структуралары: Росгвардия, полиция, эчке эшләр органнары, ФСИН, янгынга каршы хезмәт һәм таможня хезмәткәрләренең дә окладлары арттырыла.

Дәүләт хезмәткәрләренең эш хакы 5,5 процентка үсәчәк. Әмма бу кайбер вазыйфаларны биләүчеләргә генә кагыла. Ә менә дәүләт органнарында эшләүче гади хезмәткәрләрнең – хисапчы, сак хезмәткәре, кассир, йөртүче, комендант һәм экспедиторларның барысының да кереме 5,5 процентка артачак.

1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дустанә булмаган илләрдән бәрәңге, бодай, арыш, арпа, кукуруз, соя, рапс, көнбагыш һәм шикәр чөгендере орлыгын кертү чикләнелә.

Нотариусларга бердәм тариф буенча түли башлаячакбыз. 1 октябрьдән гамәлгә керүче закон нигезендә, шәхси нотариуслар бер төрле генә түләтергә тиеш. Бу түләүгә федераль һәм төбәк тарифлары кертелә. Төбәк тарифын һәр ел саен Россия төбәкләренең нотариаль палаталары махсус формула нигезендә билгеләячәк.

Банк карталары хуҗаларын акча урлаудан саклаячаклар. Банк картасын иминияләштерү кагыйдәләре үзгәрә – хәзер картаның иминият полисы аны югалтудан яки зыян салудан гына түгел, бәлки мошенниклардан да саклаячак. Ләкин лимиты бар: 100 мең сум. Ягъни иминият оешмасы картадан югалган акчаны шул күләмдә генә каплый алачак, дигән сүз.

Мошенникларга юл ябыла. Үзәк банк Эчке эшләр министрлыгына теге яки бу акча күчерүгә шик төшү турында хәбәр итәчәк. Мондый очракта банклар акча күчерүне ике көнгә туктатып торачак.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123891/

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле