…»шатать» буду Татарстанны, Башкортстанны!»

Вадим Захаров кызган, җәмәгать!

Бу мөлаем керәшен егете безгә килсә,»Сезнең өчен генә җәшим, сезнең өчен генә җәшим шушы Башкортстанда» дип җырлый, үзләренә кайтса — «шушы Татарстанда», ди. Икесенә дә ышанабыз инде, бигрәк ихлас җырлый бит!

Күптән түгел ул Казанда бик матур концерт куйган, диләр. Аны оештырырга Әнвәр Нургалиевның да концертларын алып барган Айрат Ильясов күп көч салган. Социаль челтәрдә бу хакта гапь корып алган егетләр.

— Җеннәрем котырадырые Әнвәр Нургалаев белән шулай йөргәннәренә, – ди, көлеп, Вадим.

— Әнвәр абыең караса, әллә нәрсәләр әйтә, дияр, котырткан, дияр, – ди йомшак кына Айрат.

— Болай әйтәм инде, – дигән була Вадим.

«Алга план корабыз. Вадим Борисыч әйтә: «Мин, ди, все хәзер, «шатать» буду Татарстанны, Башкортстанны, концертлар куям, ди. Шоу күрсәтмим, ди, концерт ясыйм, ди. Аллаһ боерса. Планнар зурдан», – дип ышандыра Айрат Ильясов.

Шау-шоулар күп инде ул, концертлар сирәк… Кил әйдә, Вадим, күрик үзеңне!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-10-01/shatat-budu-tatarstanny-bashkortstanny-3460833

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле