Татарстанда атна ахырына көндезге температура төшәчәк

Бу атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә, республика территориясендә температура фоны әкренләп төшәчәк. Әлеге фаразны Татарстан Гидрометеорология үзәге бирә.

Узган ял көннәрендә Татарстан кояш антициклоны йогынтысында иде, уртача тәүлеклек температура нормадан 4-6 градуска артык булган. Әмма бүген төньяк циклонның атмосфера фронты төбәккә төрле ешлыктагы яңгырлар алып килде, һава торышы да салкынрак булды.

Иртәгә, 3 октябрьдә, республика фронталь бүленешләр йогынтысы зонасында кала, территориянең зур өлешендә явым-төшемнәр булырга мөмкин. Ә инде чәршәмбегә каршы төндә, 4 октябрьдә, аз гына яңгыр Татарстанның көнчыгышында гына булачак. Атмосфера фронты китүгә, көндезгә ул туктаячак.

4 октябрьдә тәүлекнең караңгы вакытында «күк йөзе аязган һәм һава интенсив рәвештә суынганда» республикада +2..+7 градуска кадәр суыта, аерым районнарда томан төшәчәк. Тәүлекнең якты өлешендә термометр баганалары +14..+19 градуска кадәр күтәрелә, шул ук вакытта җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк.

Пәнҗешәмбе, 5 октябрьдә, Татарстан кабат төньяк циклонның атмосфера фронтлары йогынтысына эләгә. Урыны белән кыска яңгырлар һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә көчле җил фаразлана. Төнге сәгатьләрдә +8..+13 градуска кадәр, көндезен +14.. +19 грауска кадәр җылы һава торышы көтелә, ди синоптиклар.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга, 6 октябрьдә, республикага циклонның алгы өлеше йогынты ясаячак. Явым-төшем ихтималы бик аз, көндез һава +12..+17 градуска кадәр җылыначак. Шимбә, 7 октябрьдә, Татарстан чираттагы циклон һәм аның атмосфера фронтлары хакимлегендә калачак. Республиканың күп кенә районнарында яңгырлар явачак, термометр баганалары көндезен +10..+15 градустан югары күтәрелмәячәк.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-atna-axyryna-kondezge-temperatura-10-graduska-kadar-tosacak-5877153

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле